- урта
- и. 1. Нәр. б. кырыйларыннан, очларыннан азмы-күпме тигез ераклыктагы урын; нәрсәнең дә булса үзәге. с. Кырыйлардан бертигез ераклыктагы ике нокта, сызык, әйбер арасына урнашкан 2. Нин. б. вакытның башы белән азагы арасындагы өлеше. Нәр. б. үсешендә, дәвамында башы белән азагы арасындагы вакыт 3. Мәсьәләнең игътибар үзәге 4. Укучыларның белемен бәяли торган уңай билгеләрнең иң түбәне; өчле 5. с. Үзенең сыйфаты, үзлекләре ягыннан ике билге яки зурлык арасындагы (зур белән кечкенә, озын белән кыска, карт белән яшь, яхшы белән начар һ. б. арасындагы). Яхшы да, начар да түгел, бер ягы белән дә аерылып тормаган, гади; артык көчле булмаган урта укучы 6. УРТА ХӘЛЛЕ – Көнкүреше уртача: бай да, ярлы да түгел. УРТА БАРМАК – Атсыз һәм имән бармак арасындагы бармак. УРТА БЕР ҖИР – Нәкъ уртасы; урталык. УРТА ГАСЫРЛАР – Европа тарихында V-XV гасырларны эченә алган чор. УРТА КОЛАК – Колак пәрдәсеннән соң урнашкан һәм ишетү сөякчекләреннән торган колак куышлыгы. УРТА МӘКТӘП – Гомуми белем бирә торган мәктәп. НИ УРТАЛЫ, НИ ПУРТАЛЫ – Ни тегеләй, ни болай (төгәл генә барып чыкмаган эш-шөгыль тур.)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.